Тәтеш интернат-йортында яшәүчеләр көзге кич утырулар оештыра

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында 26 октябрь көнне Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Көзге кич утырулар» дип исемләнгән фольклор бәйрәме узды. Милли колорит элементлары белән дәресне психолог Наталья Самаркина үткәрде.

Бәйрәмгә хатын-кызлар милли кием киеп килде. Кул эшләре белән шөгыльләнүче әбиләр йон эрләү буенча мастер-класс күрсәттеләр. Шулай ук чарада катнашучылар халык иҗатын искә төшерделәр, конкурсларда катнаштылар, гармун көе астында туган телләрдә җырлар башкардылар, биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International