Министрлык ярдәме белән Чаллыда шашка, шахмат һәм дартс буенча ярышлар уздырылды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

26 октябрь көнне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Вкус жизни» ҖЧҖ редакциясе ярдәмендә Яр Чаллы шәһәрендә шашка, шахмат һәм дартс буенча ярышлар узды. Чараны оештыручы – «Спорт хәрәкәте» ТР инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы.

«Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында үткәрелгән спорт ярышларында 86 нчы «Өмет» мәктәп-интернатында белем алучы 98 бала һәм яшүсмер катнашты. Җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм «Автократ» ҖЧҖ генераль директоры Илнур Исмәгыйлевтан истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Барлык укучылар да бүләкләр алды.

Бүләкләү тантанасында «Спорт хәрәкәте» оешмасының Самара өлкәсе буенча вәкиле Сеймур Гюлумов катнашты. Ул интернат-мәктәпкә швед дивары һәм ДФК залы өчен көзге бүләк итте. «Өмет» учреждениесе директоры Роберт Абайдулин кунакка бүләкләре өчен рәхмәт белдерде һәм аңа рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International