Республиканың эш бирүчеләре тарафыннан 61 677 вакансия тәкъдим ителә

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

2021 елның 27 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 15 040 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 237 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,74 % тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 61 677 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 825 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,24 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 600 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 18 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International