Зәйдә үзенчәлекле рәсем ясау техникасы буенча проект дәвам итә

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдә Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында когнитив тайпылышлары булган өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен көндезге бүлектә рәсем ясау буенча мастер-класс узды. Социаль хезмәтләр алучылар искиткеч фламинго ясарга өйрәнделәр.

Башта проектта катнашучылар бу кошның яшәү рәвеше, аның рационы, туклануы һәм төсе арасында булган бәйләнеш белән таныштылар. Мастер-классның практик өлешендә «рәссамнар» фламингоның гәүдәсе төзелешен өйрәнделәр һәм матур рәсемнәр ясадылар. Шактый катлаулы эш һәм вак детальләр булуга карамастан, бүлекчә карамагындагылар бик яхшы булдырып чыктылар. Эшләр төрле, әмма матур һәм үзенчәлекле килеп чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International