Татарстандагы беренче инклюзив тренажер залы Чистайда ачылды

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүген, 27 октябрьдә, республикада беренче махсуслаштырылган тренажер залын ачу тантанасы булды. Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннары алдыннан бу Татарстан Республикасы һәм аерым алганда Чистай районы өчен мөһим вакыйга.

Инклюзив тренажер залын «ДАР» тернәкләндерү үзәге ачты. «Без балаларның яңа тернәкләндерү тренажерларында шөгыльләнү мөмкинлеге булуын телибез. Балаларга спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт тәрбияләү мөһим», – дип билгеләп үтте бүген «ДАР» коммерциячел булмаган автоном оешмасы директоры Адель Заһретдинов.

Тренажер залы «Бергә көчлерәк» проекты кысаларында ачылды, ул Президент грантлары фонды конкурсында җиңү һәм Чистай муниципаль районы башлыгы ярдәме белән тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International