Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Кулинария мәктәбе» программасы уңышлы тормышка ашырыла. Бу социаль хезмәтләр алучыларны тернәкләндерүнең нәтиҗәле ысулы.
Программаның максаты – кулинария осталыгын үстерү генә түгел, ә эмоциональ киеренкелекне төшерү, кулларның вак моторикасын үстерү, хәтер һәм игътибарны яхшырту. Камыр пластикасы буенча дәресләр кысаларында өлкәннәр төрле камыр ризыклары әзерлиләр. Шулай итеп, узган дәрестә алар катлы-катлы камырдан тәмле әйбер әзерләделәр һәм алар белән интернат-йортта яшәүчеләрне сыйладылар.