ЯҢАЛЫКЛАР


20
июнь, 2025 ел
җомга

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар «Тормыш иминлеге» темасына тренинг дәресендә булдылар. Чара юл һәлакәтләрен профилактикалауга, шәхси һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең иминлеген тәэмин итү өчен җаваплылыкны үстерүгә юнәлдерелгән.


19
июнь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Лениногорск районында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне махсуслаштырылган автотранспортта медицина учреждениеләренә китерү дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты чараларын район үзәк хастаханәсе белән берлектә «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге үткәрә.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында «Объектив аша дөнья» түгәрәге эшли, анда мәктәп яшендәге балалар рәхәтләнеп йөри. Түгәрәк балаларның иҗади сәләтләрен, фантазияләрен һәм игътибарын үстерүгә юнәлдерелгән.

Югары Ослан районының Печище авылында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Балигъ булмаганнар 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга һәйкәл янына җыелды. Чараны Печище мәктәбенең мәктәп яны лагере һәм «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге оештырды.

Яшел Үзән районында «Ышаныч» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында стажировка мәйданчыгы узды. Тернәкләндерү үзәкләре, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре һәм приют белгечләре «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерүдә нейропсихологик алымнар» программасы буенча укыдылар.

Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре көн саен үзенчәлекле балалар тәрбияләүче гаиләләр белән заманча белем бирү технологияләрен һәм махсус җиһазларны кулланып, интенсив эш алып бара. Иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү өчен белгечләр балаларның материалны яхшырак кабул итүенә ярдәм итә торган интеграцияле дәресләр кертәләр.

Бүген «Россия эше» порталында республика эш бирүчеләре 45 меңнән артык вакансия тәкъдим итә. Шунысы игътибарга лаек, әлеге тәкъдимнәрнең 28 сәнәгать секторына карый – асылда һәр өченче вакансия. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр итте.

27 июньдә бөтен ил буйлап «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең федераль этабы узачак. Эшкә урнаштыру ярминкәсе – ел саен үткәрелә торган вакыйга, ул сәнәгатьнең төрле тармакларыннан эш бирүчеләрне һәм эш эзләүчеләрне берләштерә.

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында «Наркотикларга юк» акциясе кысаларында төрле чаралар уздырыла. Бу юлы хезмәт буенча инструктор Гөлчәчәк Карпова җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар тематик стена газетасы әзерләделәр. Әлеге кызыклы һәм файдалы шөгыльгә коляскада утыручы Сергей Костюков, Рәфис Шәфигуллинны да җәлеп иттеләр.

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Рәис Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе составында Петербург халыкара икътисади форумында катнаша. Кичә ведомство башлыгы «Тууга курс: демографик сәясәт нинди булырга тиеш» һәм «Кадрлар кытлыгы һәм аны җиңү стратегиясе» сессияләрендә булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International