Бәйләү – социаль тернәкләндерүдә ярдәм

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучыларның 12 анасы өйдә социаль хезмәтләр ала. Аларга аерым игътибар бирелә.

Социаль хезмәтләр алучыларның берсе – Фәүзия Ганиева. Аңа социаль хезмәткәр Гүзәлия Мөхәммәтҗанова хезмәт күрсәтә. Белгеч үз эшендә бәйләү социаль технологиясен куллана. Бу технологиянең төп асылы өлкән яшьтәге кешеләрнең социаль-көнкүреш активлыгын тәэмин итүдә.

Социаль хезмәткәр һәм социаль хезмәтләр алучы төрле эшләнмәләр бәйлиләр, бәйләүнең төрле бизәкләрен өйрәнәләр. Әзер әйберләрне махсус хәрби операция сугышчыларына җибәрәләр.

Бәйләү Фәүзия Ганиевага кыенлыкларны җиңәргә булыша, аның игътибарын тискәре уйлардан читкә юнәлтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International