Татарстан эш бирүчеләре «Россиядә эш» порталында 45 832 вакансия урнаштырган.
«Наркотикларсыз тормыш» республика наркотикларга каршы айлыгы кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында профилактик чара узды.
18 июньдә Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Изге Вознесение кафедраль соборында булдылар.
Халык традицияләрен саклау һәм патриотлык рухында тәрбияләү максатыннан, менталь тайпылышлары булган яшьләр өчен интерактив чара – Сабантуй үткәрелде.
20 июньдә Арча районы Инвалидлар җәмгыяте «Восточный» ТИҮ белән берлектә «Хәтерлибез! Горурланабыз!» конкурсы үткәрде. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде.
18 июньдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт алучылар өчен «Ничек мошенниклар корбаны булмаска» дигән тематик чара үткәрде. Дәрес цифрлы грамоталылык дәрәҗәсен һәм балаларның һәм өлкәннәрнең хокукый аңын күтәрүгә юнәлдерелгән.
Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр җирле мөселман дини оешмасында – Аксубай районы мөхтәсибәтендә булдылар. Чара «Ислам дөньясына сәяхәт» девизы астында узды һәм балаларга онытылмаслык тәэсирләр һәм яңа мәгълүмат бүләк итте.
Югары Ослан районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 3 нче социаль участокта мавыктыргыч рәсем конкурсы үткәрделәр. Мәктәп яны лагеренда узган чарага төрле яшьтәге балалар җыелды. Конкурста җиңүчеләр истәлекле бүләкләр алды, ә барлык катнашучылар да активлыклары өчен бүләкләнде.
Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар Сабантуе узды.
Ютазы районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәр белән эшләү буенча төрле социаль технологияләр кулланыла: арт-терапия, гарденотерапия, хатирәләр терапиясе, музыка терапиясе, виртуаль туризм.