«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә көзге марафон узды

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Кояшкай» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Көзге марафон» инклюзив спартакиадасы узды.

Эстафеталарда 84 нче һәм 18 нче балалар бакчалары, «Асылташ» социаль приюты һәм «Кояшкай» тернәкләндерү үзәге командалары катнашты. Балаларга ярдәм итәргә җанатарлар, шулай ук күңелле клоуннар килде. Яшь спортчыларны кызыклы һәм катлаулы сынаулар көтте. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International