«Ышаныч» үзәге психологы эшендә ароматерапия куллана

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Надежда Горячева көндезге тору бүлеге карамагындагылар өчен яңа дөнья – хуш исләр һәм тере үсемлекләр дөньясын ачты. Ароматерапиянең төп максаты – тирән хатирәләр уяту һәм эмоциональ бәйләнешләр тудыру.

Дәрестә яшьләр үсемлекләрнең хуш исләре һәм тышкы кыяфәте белән бәйле барлыкка килә торган образлар, хисләр һәм тарихлар белән кызыксынып уртаклаштылар. Мондый эш аркасында борчылу кими, активлык арта, социаль хезмәттәшлеккә сәләтлелек яхшыра, шулай ук үз көчеңә ышаныч һәм тулы тормыш белән яшәргә теләк туа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International