Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләр киләчәк шәһәрендә булдылар

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәтләр алучылар Иннополиста экскурсиядә булдылар. Аларга университет, технопарк, спорт клубын күрсәттеләр.

Интернат-йортта яшәүчеләрне робот-ташучылар һәм машина йөртүчесез таксилар таң калдырды. Өлкән яшьтәге экскурсантлар Иннополисның барлыкка килү тарихы, биредә көнкүрешкә ныклап кергән гаҗәеп инновацион технологияләр, шәһәрдә барлыкка килә торган яңа эшләнмәләр турында зур кызыксыну белән тыңладылар. Чара кафеда бүләкләр тапшыру һәм төшке аш белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International