Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә социаль педагог Филсинә Гарәфиева «Спорт дөньясында» дигән ачык чара үткәрде.
Чараның программасы бай булды. Презентация караганнан соң, тәрбияләнүчеләр спорт дөньясы турында бик күп кызык һәм яңа нәрсәләр белделәр. Аннары бик теләп спорт уеннарында катнаштылар. Шулай ук балалар актив рәвештә «Спорт төрләре» викторинасы сорауларына, спорт турында табышмакларга җаваплар бирделәр, конкурсларда катнаштылар, өстәл уеннары уйнадылар.
Чараның дәвамы боз сараенда булды, анда балалар рәхәтләнеп тимераякта шудылар. Шуннан соң тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгында туп белән уйнадылар.
Мондый чаралар сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга ярдәм итә.