23 сентябрьдә Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә учреждение хезмәткәрләре һәм аларның Минзәлә районыннан килгән хезмәттәшләре өчен «Сакчыл җитештерү нигезләре. Процессларны карталаштыру» дигән темага семинар узды. Ул сакчыл җитештерү инструментларын практикада куллануга, шулай ук хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру ысулларын өйрәнүгә юнәлдерелгән.
Тренингны Россия Федерациясе Хезмәт министрлыгының Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр үзәге проекты җитәкчесе Светлана Котенкова үткәрде. Тренингта катнашучылар сакчыл җитештерүнең төп принциплары турында белделәр, әһәмиятле эшне әһәмиятсез эштән аерырга, үзләренең һөнәри эшчәнлекләрендәге югалтуларны билгеләргә, кыйммәтләр тудыру агымын картага төшерергә өйрәнделәр.