Социаль хезмәтләр алучылар мөһим күнекмәләр ала

2025 елның 25 сентябре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында дәрес үткәрделәр. Чара катнашучыларның көнкүреш күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Социаль-көнкүреш тернәкләндерү кабинетында балалар алма пирогы әзерләде. Аларга белгечләр булышты.

Дәрес чәй эчү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International