Югары Ослан интернат-йортында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар узды

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кысаларында Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында танып-белү дәресе узды. Социаль эш буенча белгеч Юлия Иванова видеороликлар кулланып, социаль хезмәт алучыларга бәйрәм тарихы турында сөйләде.

Соңыннан социаль хезмәт алучылар Надежда Лепихина, Рафис Шәфигуллин, Любовь Овчарова, Лариса Отставнова, Нәсимә Карамова һәм интернат-йорт хезмәткәре Раил Сәмигуллин ватан, туган як, тынычлык, дуслык һәм игелек турында шигырьләр укыдылар. Рус һәм татар телләрендә әдәби әсәрләр яңгырады.

Чара флешмоб белән тәмамланды, анда интернат-йорт хезмәткәрләре һәм яшәүчеләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International