«Ялкын» приютында тәрбияләнүчеләр тегүче һөнәре белән таныштылар

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты тәрбиячесе Энҗе Булатова кече яшьтәге балалар белән «Кием тегү ательесы» дигән сюжетлы-рольле уен оештырды. Чараның максаты балигъ булмаганнарның иҗади инициативасын үстерү иде.

Дәрес барышында мәктәпкәчә яшьтәге балалар тегүче һөнәре турында белделәр, тукымаларның үзлекләре, тегү өчен үлчәү ысуллары, кием тегү турында белемнәр алдылар. Балалар уен барышында бер-берең белән хезмәттәшлек итә белүләрен камилләштерделәр.

Чарада барлыгы 12 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International