Үзизоляция чорында Чистай районы «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшендә заманча социаль технологияләр һәм яңа эш формалары куллана. Шундый технологияләрнең берсе – виртуаль туризм. Россия, республика һәм районның истәлекле урыннары буенча виртуаль экскурсияләр һәм турлар белгечләр тарафыннан оста кулланыла. Бу уңайлы шартлар тудырырга һәм даими рәвештә учреждениедә яшәүче өлкәннәр һәм инвалидларның көннәрен бизәргә генә түгел, аларның күзаллауларын киңәйтергә, образлы фикерләүне үстерергә ярдәм итә. Моннан тыш, видеосәяхәт – интернат-йортның мобиль булмаган кешеләре өчен дөньяны үз күзләре белән күрү өчен бердәнбер мөмкинлек.
Шулай ук учреждениедә спорт һәм сәламәтләндерү-тернәкләндерү чараларын оештыру буенча уңай эш тәҗрибәсе бар. Спорт өстәл уеннары һәм кирәкле җиһазлар «РИТЕК» ААҖ һәм «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фондының социаль-мәдәни проектлар конкурсында катнашу өчен грант акчасына сатып алынды. Мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсус җайлаштырылган өстәл спорт уеннары аша социаль-сәламәтләндерү тернәкләндерүе стационар шартларында шактый нәтиҗәле.
Шулай итеп, заманча технологияләр ярдәмендә учреждениедә өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән социаль-тернәкләндерү чаралары спектрын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырылган.