Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә яшәүче һәм эшләүче инвалид кешеләрнең хезмәт хакы аларның керемен санаганда исәпкә алынмаячак.
Элеккеге кагыйдәләр буенча, социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче инвалидларның керемнәренең 75 % ы учреждениедә алынган хезмәтләр өчен түләүгә киткән. Бу керемгә пенсияләр, пособиеләр, шулай ук хезмәт хакы кертелгән. Хәзер аларның мөстәкыйль рәвештә эш итә алачак акчалары күбрәк калачак.
Әлеге исемлектән хезмәт хакын төшереп калдыруны cоциаль хезмәткәрләр Михаил Мишустиннан 2021 елның 8 июнендә Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә узган очрашуда сораган.