«Веста» үзәге бер социаль проектның партнеры булды

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге «Социаль актив» проектының партнеры булды. Ул шәһәр балалар китапханәсе – 37 нче филиал тарафыннан Президент грантлары фонды акчасына гамәлгә ашырыла.

Әлеге проект Идел буе халыкларының мәдәни, тарихи һәм гаилә кыйммәтләренә җәлеп итү юлы белән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә уңышлы социаль тернәкләнү һәм адаптацияләнүдә ярдәм итү өчен ял үзәге булдыруга юнәлтелгән. Проектның уникальлеге шунда ки, остаз-профессионаллар бер урында, якын-тирәдә мәдәни ял һәм туган як буйлап мавыктыргыч сәяхәтләр, халык һәм гаилә традицияләрен өйрәнү белән бергә гаиләләргә психологик ярдәм оештыра алалар, проектта катнашучыларга социальләшүдә ярдәм итәчәкләр.

Проектны тормышка ашыру дәвамында «Веста» үзәге психологы өлкәннәр өчен тренинг дәресләре үткәрәчәк. Әйтик, 27 октябрь көнне белгеч Наталья Емельянова «Эмоциональ яктан үз-үзен җайга салу» дигән дәрес үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International