Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2021 елда республиканың гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен премия бирү турындагы указга кул куйды. Документ тексты ТР Президенты порталында урнаштырылган.
Премиягә «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» АКБО җитәкчесе Азат Гайнетдинов, «Отечество» берләшмәсе» яшьләр оешмасы вәкилләре Александр Коноплев һәм Илья Прокофьев, шулай ук ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рәфыйк Сәлахиев ия булдылар.
Премиягә шулай ук Россия Пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлеге идарәсе рәисе Любовь Мишина, «Сила в детях» сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм итү хәйрия фонды, Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе, «Закал» инвалидлар иҗтимагый оешмасы, «Умай» Идел буе гаилә академиясе һәм «Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды лаек булдылар.
Татарстан Республикасы Президенты премиясе 2015 елда гамәлгә кертелде. Ул гражданнарга һәм коммерциячел булмаган оешмаларга иҗтимагый танылу алган социаль проектлар, шулай ук гражданлык җәмгыяте өлкәсендә фәнни тикшеренүләр өчен бирелә.