Бөгелмә шәһәренең Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны гаиләгә урнаштыруда ярдәм итү, тәрбиягә бала алган гаиләләрне әзерләү һәм озата бару үзәге педагог-психологлары «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют белгечләре өчен онлайн-семинар үткәрделәр.
«Гаиләдә көч кулланудан зыян күргән бала белән приют белгеченең аралашуы» темасына чара онлайн-конференция форматында узды. Вебинарны алып баручылар тыңлаучыларга травмадан соң стресс хәленең симптомнары, тискәре эмоциональ реакцияләр вакытында беренче ярдәм һәм актив тыңлау техникалары турында мәгълүмат бирделәр.
Ахырда катнашучылар фикер алыштылар һәм хезмәттәшлек турында теләкләре белән уртаклаштылар.