ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2021 ел
җомга

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе дәресләрендә пандемия чорында аралашу һәм эмоциональ бушануны яхшырту буенча тренингларга зур игътибар бирелә. Белгечләр социаль хезмәт алучыларның психик сәламәтлеге турында да истән чыгармаска кирәк, дип саный.

Шушы көннәрдә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы мөмкинлекләре чикле балалар өчен арт-терапия дәресе үткәрде. «Развивайка» клубында чара мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.


18
ноябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Тәтеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үз кулларың белән мохҗиза» дигән проект тормышка ашырыла. Проект иҗади сәләтләрне үстерү аша 18-40 яшьтәге менталь тайпылышлары булган затларны адаптацияләү һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Демография» милли проектын тормышка ашыру кысаларында Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Йога – алтын яшь зирәклеге» программасы буенча дәресләр уңышлы дәвам итә.

#ЮмартСишәмбе  –  ул Бөтендөнья хәйрия көне. Әлеге мәгълүмати кампаниянең максаты  – социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары, җирле берләшмәләр вәкилләренең Россиядә хәйрия мәдәниятен, иреклеләр хәрәкәтен үстерү максатларында хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру.

Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова «Юлда сизелерлек бул» дигән мастер-класс үткәрде. Чара «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле Илсөя Сафонова һәм Балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Анна Кривова белән берлектә үткәрелде.

Татарстан Республикасында «Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган кеше карьерасы» дигән актуаль тормыш вәзгыятен хәл итү буенча 54 чара гамәлгә ашырыла.

Лениногорск муниципаль районында, Татарстан Республикасы буенча кебек үк, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Яңа гаилә – социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданинның яшәү рәвеше.

17 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәренең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә төркемле тренинг үткәрелде. Чараның максаты сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм начар гадәтләрне профилактикалау иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International