Татарстан Республикасында «Мәшгульлек үзәге аша эшкә урнаштырылган кеше карьерасы» дигән актуаль тормыш вәзгыятен хәл итү буенча 54 чара гамәлгә ашырыла. Тормыш хәле буенча юл картасы Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнеханов тарафыннан расланган һәм Стратегик инициативалар агентлыгына җибәрелгән. Расланган юл карталары турындагы мәгълүмат Милли социаль инициативаны гамәлгә ашыру турындагы отчетка кертеләчәк һәм ел ахырына кадәр РФ Президенты В. В. Путинга тәкъдим ителәчәк.
Хәзерге вакытта Милли социаль инициативаны гамәлгә кертү кысаларында төбәктә тормыш хәлен хәл итү буенча 28 чара үткәрелә.
Ел башыннан бирле Россиянең берьюлы 49 төбәге Милли социаль инициативаны гамәлгә кертүгә кереште, ул гражданнарның социаль хезмәтләрдән канәгать булуын арттыруга һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән. Инициатива социаль учреждениеләрдә Стратегик инициативалар агентлыгының консультацион һәм методик ярдәме белән гамәлгә кертелә.
Бүгенге көндә Милли социаль инициативаны гамәлгә кертү кысаларында бердәм цифрлы платформага 36 төбәктән 112 юл картасы кертелгән. Алар барысы да Стратегик инициативалар агентлыгының тормыш сыйфаты үзәге белгечләре һәм тармак экспертлары тарафыннан өйрәнелде һәм кирәк булган очракта эшләп бетерелде.