Җәлил интернат-йортында эмоциональ бушануга багышланган чаралар уздырыла

2021 елның 19 ноябре, җомга

Җәлил картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында хезмәт терапиясе дәресләрендә пандемия чорында аралашу һәм эмоциональ бушануны яхшырту буенча тренингларга зур игътибар бирелә. Белгечләр социаль хезмәт алучыларның психик сәламәтлеге турында да истән чыгармаска кирәк, дип саный.

Тренинг дәресләренең максаты булып уңай психологик климат формалаштыру һәм коллективны берләштерү тора. Хезмәт буенча bнструктор Зөлфирә Госманова 17 ноябрьдә чираттагы «Без бергә» дәресен үткәрде. Интернат-йортта яшәүчеләр берничә күнегү ясадылар, бер-берсе турында күп кызыклы нәрсәләр белеп, аралаштылар.

Белгеч сүзләренә караганда, тренинглар өлкәннәргә нерв киеренкелеген төшерергә, ял итәргә, үз хисләрен ачыктан-ачык күрсәтергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International