Быел #ЮмартСишәмбе 30 ноябрьдә узачак

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

#ЮмартСишәмбе  –  ул Бөтендөнья хәйрия көне. Әлеге мәгълүмати кампаниянең максаты  – социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар, бизнес, массакүләм мәгълүмат чаралары, җирле берләшмәләр вәкилләренең Россиядә хәйрия мәдәниятен, иреклеләр хәрәкәтен үстерү максатларында хезмәттәшлеге өчен шартлар тудыру.

2021 елда #ЮмартСишәмбе 30 ноябрьдә үткәрелә, инициатива кысаларында чаралар 2021 елның 20 ноябреннән 4 декабренә кадәр узачак.

#ЮмартСишәмбе инициативасында теләсә нинди сәяси булмаган юридик һәм шәхси затлар катнаша ала. Катнашучылар акцияләр форматын,акча җыю максатларын һәм механизмнарын сайлап алуда ирекле.

Социаль җаваплы компанияләргә #ЮмартСишәмбе җәмгыятькә үзенең социаль эшчәнлеге турында хәбәр итәргә, хезмәткәрләр арасында иреклеләр хәрәкәтен активлаштырырга мөмкинлек бирә.

Россия Федерациясендә инициативаны «КАФ» Филантропиягә ярдәм итү һәм аны үстерү фонды оештыра. #ЮмартСишәмбе инициативасы Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International