Лениногорск муниципаль районында, Татарстан Республикасы буенча кебек үк, «Өлкән кешене тәрбиягә алган гаилә» проектын тормышка ашыру дәвам итә. Яңа гаилә – социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ дип танылган өлкән яшьтәге гражданинның яшәү рәвеше.
Өлкән кешене тәрбиягә алган гражданнар өчен ай саен акчалата түләү бирелә, шулай ук опекага алынган затның айлык кеременең 75 % яңа гаилә бюджетына кертелергә тиеш.
Өлкән кешене гаиләгә алырга теләүче Лениногорск районында яшәүчеләр социаль яклау бүлегенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20 йорт. Белешмәләр өчен телефон: (85595) 5-24-48.