Тәтеш районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Үз кулларың белән мохҗиза» дигән проект тормышка ашырыла. Проект иҗади сәләтләрне үстерү аша 18-40 яшьтәге менталь тайпылышлары булган затларны адаптацияләү һәм социальләштерү өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.
Менталь инвалидлар – табигатьләре буенча бик иҗади кешеләр. Рәсем ясау һәм кул эшләре алар өчен иң яраткан эшчәнлек төрләренең берсе булып тора. Шулай итеп, «Тәтеш балкышы» үзәгендә бәйләү буенча даими дәресләр уза. Грант ярдәме белән комплекслы үзәк тарафыннан кирәкле материаллар сатып алынган.
Бәйләү процессы тормыш тонусын күтәрергә, кәефне яхшыртырга ярдәм итә. Дәресләрдә үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр үзләрен җәмгыятьнең актив әгъзасы итеп тоя, иҗади һәм эш атмосферасына чума алалар.