Зәйдә балалы гаиләләр Кыш Бабайга хат яздылар

2021 елның 19 ноябре, җомга

Шушы көннәрдә Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы мөмкинлекләре чикле балалар өчен арт-терапия дәресе үткәрде. «Развивайка» клубында чара мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен социаль технологияләрне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чараның максаты – балалар һәм ата-аналар арасындагы мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, эмоциональ киеренкелекне бетерү, шулай ук балаларны Кыш Бабайның туган көне, бәйрәмнең гореф-гадәтләре белән таныштыру. Балалар һәм ата-аналар кышкы тылсымчы өчен котлау открыткалары ясадылар һәм аңа хат яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International