Юл хәрәкәте иминлеген арттыру, юл-транспорт һәлакәтләрен киметү һәм аларның авыр нәтиҗәләрен киметү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова «Юлда сизелерлек бул» дигән мастер-класс үткәрде. Чара «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ вәкиле Илсөя Сафонова һәм Балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагогы Анна Кривова белән берлектә үткәрелде.
Мастер-класста социаль куркыныч хәлдә булган 11 балигъ булмаган бала катнашты. Алар яктылыкны чагылдыручы элементлар төрләре турында видеофильм карадылар, тәүлекнең караңгы вакытында ни өчен фликерлар кирәклеген белделәр. Аннан соң балаларга фликерлар ясарга тәкъдим ителде.
Дәрес ахырында белгечләр балаларга юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерделәр.