Саба районында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе уңышлы эшләп килә

2021 елның 26 ноябре, җомга

Саба муниципаль районында «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эше дәвам итә. Анда алган белем һәм күнекмәләр өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Мәктәптә социаль хезмәткәрләр, өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларның туганнары укулар уза. Карау мәктәбенең эшчәнлеге, бер яктан, авыру өчен уңайлырак шартлар тудыруга, икенче яктан – карау процессын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.

Тыңлаучылар теоретик белем генә алмыйлар. Аларга карау һәм техник тернәкләндерү чараларыннан ничек файдаланырга кирәклеген күрсәтәләр.

Бүгенге көнгә «Балкыш» үзәгенең медицина хезмәткәре 201 дәрес үткәргән. Авыру туганнарын караучы 42 кеше һәм 37 социаль хезмәткәр укулар узган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International