«Астра» да «Иң кадерле кеше» дигән тематик дәрес узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

24 ноябрь көнне Алабуганың «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көненә багышланган тематик дәрес узды.

Дәрес мультфильм карау белән башланып китте. Аннары һәр кеше тормышында әнинең роле турында әңгәмә булды. Тәрбияче Любовь Рожина балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, балалар төрле телләрдә әни сүзен әйтергә өйрәнделәр, ана мәхәббәтен һәм кайгыртуын чагылдыручы логик һәм сюжетлы-рольле уеннар уйнадылар. Чара ахырында балалар «Әни йөрәгендә нәрсә яши?» дигән хикәяләр төзеделәр.

Дәрес бик эчтәлекле һәм эмоциональ килеп чыкты. Педагоглар балаларда гаилә кыйммәтләренә карата сакчыл мөнәсәбәт, өй хуҗалыгында әнигә ярдәм итү теләге уята алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International