Буаның «Гармония» үзәгендә бәйрәм алды мастер-класс узды

2021 елның 26 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан Буа районы «Гармония» комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар белән крючок белән бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр.

Башта белгечләр катнашучыларны бәйләм җебе төрләре һәм бәйләү техникасы белән таныштырдылар. Аларга тәкъдим ителгән методиканы һәм технологияне үзләштергәннән соң, бәйрәм хөрмәтенә әнигә бүләк булачак урындык өстенә җәймә бәйләргә керештеләр.

Чараны оештыручылар фикеренчә, мондый терапия кулларның вак моторикасы үсешенә ярдәм итә, эмоциональ яктан ачылырга, камилләшергә һәм тормыштан бик күп уңай эмоцияләр алырга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International