Яр Чаллыда социаль хезмәткәрләр халык белән профилактик эш алып баралар

2021 елның 26 ноябре, җомга

Җылыту чоры башлану белән халык җылыту приборларын, шулай ук гражданнар еш кына торакларны җылыту өчен куллана торган газ җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу аркасында янгын чыгу куркынычы арта. Балигъ булмаган затлардан тыш, аеруча куркыныч төркеменә өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар керә. Шушы уңайдан Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре янгыннарны кисәтү буенча даими эш алып баралар.

Өйдә социаль хезмәт алучылар фатирларында автоном янгын хәбәрчеләре куела, ә социаль хезмәткәрләр аларның төзеклеген даими контрольдә тота һәм көнкүрештә гадәттән тыш хәлләрне булдырмау өчен ай саен инструктажлар үткәрә. Шулай ук 70 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрен (фатирларын) йөреп чыгу кысаларында шундый приборлар урнаштыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International