«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру дәвам итә. Системаның төп максаты – тәрбиягә мохтаҗ өлкән яшьтәге гражданнарга уңайлы шартларда баланслы социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук аларның якыннарына ярдәм итү.
«Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән берлектә озак вакыт карау системасын тормышка ашыру буенча актив эш алып баралар. Социаль хезмәтләр алучыларга даими рәвештә медицина хезмәткәрләре килеп тора, шулай ук комплекслы үзәк хезмәткәрләре тарафыннан расланган программа нигезендә социаль хезмәтләр күрсәтелә.
Медиклар һәм социаль хезмәткәрләр арасындагы үзара хезмәттәшлек үз вакытында карамактагыларның сәламәтлеге торышында тайпылышларны ачыкларга, шулай ук гражданнарга социаль-медицина мәсьәләләре буенча консультацияләр бирергә мөмкинлек бирә.