24 ноябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова, президент фонды грантына шәһәр балалар китапханәсе тарафыннан тормышка ашырыла торган «Социаль актив» проектына партнерлык ярдәме кысаларында, чара уздырда. Аның максаты гаиләдәге бәйле мөнәсәбәтләрне профилактикалау иде.
«Социаль актив» проекты социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ярдәм итүгә, Идел буе халыкларының мәдәни, тарихи һәм гаилә кыйммәтләренә җәлеп итү юлы белән уңышлы социаль тернәкләндерүгә һәм адаптациягә ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Дәрес башында психолог мәгълүмати өлеш үткәрде, әниләргә гаиләдәге дисфункцияле рольләр турында сөйләде. Шулай ук психолог билгеләп үткәнчә, рольле уенга ата-аналар гына түгел, балалар да җәлеп ителә. «Бәйлелек» тестын узгач, катнашучылар үзләрендә гаилә рольләренең теге яки бу билгеләрен таптылар.
Белгеч тәкъдим иткән күнегүләр игътибар фокусын әйләнә-тирәдәгеләр белән конструктив диалогка күчерергә ярдәм итте. Шулай ук дәрестә катнашучылар трансформацион психологик уен да уйнадылар.
Чара ахырында катнашучылар белешмәлек алдылар.