Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре «Нейробика – баш мие өчен аэробика» технологиясе буенча дәресләр уздыралар.
Социаль хезмәт алучылар зур кызыксыну белән яңа мавыктыргыч күнегүләр башкаралар: бер үк вакытта ике кул белән рәсем ясыйлар, экранда күрсәтелгән рәсемнең детальләрен истә калдырырга тырышалар һәм кабатлыйлар, нокталар буенча рәсемнәр ясыйлар. Әлеге күнегүләр баш миенең ике ярымшарының да эшен стимуллаштыра, бу өлкән кешеләрнең хәтерен, игътибарын һәм фикерләвен яхшыртуга ярдәм итә.