«Салават күпере» комплекслы үзәгендә хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты уңышлы эшли

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы «Тегү эше» хезмәт тернәкләндерү кабинеты базасында, түгәрәк эше кысаларында балигъ булмаган балалар белән чираттагы дәрес уздырылды.

Чарада катнашучылар үз әниләренә бүләк итеп фетрдан брошкалар ясадылар. Белгечләр Елена Крутякова һәм Альбина Титова җитәкчелегендә балалар чәчәкләр өчен фетр сайладылар, детальләр ясадылар, аларны бисер белән бизәделәр. Балалар тарафыннан тырышып ясалган кул эшләнмәләре бик матур килеп чыкты.

Хезмәт тернәкләндерү кабинетында дәрес барышында балалар бик теләп тегү технологиясе күнекмәләрен үзләштерәләр, бу танып-белү һәм хезмәт активлыгын үстерә, эстетик зәвык һәм хезмәт сөючәнлек тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International