Казанда Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә чираттагы дәрес уздырдылар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә «Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе» дигән стационар алыштыручы технология буенча чираттагы практик дәрес узды.

Тренер Е. А. Артамонова «Өлкән яшьтәге инвалидлыкка китерә торган гериатрик авырулар» дигән темага дәрес үткәрде. Чара махсус җиһазландырылган кабинетта узды.

Индивидуаль уку кысаларында социаль хезмәткәрләр, караучылар (сиделкалар) һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны караучы туганнары авыручыларны карау буенча теоретик белемнәр һәм гамәли күнекмәләр алдылар, сәламәтлек торышындагы үзгәрешләрне күзәтү һәм контрольдә тоту алымнарына, тернәкләндерүнең техник чараларын кулланырга өйрәнделәр. Шулай ук тыңлаучылар карау эшен оештыру мәсьәләләре белән бәйле психологик аспектларны да өйрәнделәр. Эпидемиологик хәл шартларында урын өстендәге авыруларда пневмонияне профилактикалауга аерым игътибар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International