Россия Хезмәт министрлыгы «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» конкурсы үткәрә

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Хезмәтне саклауны популярлаштыруга юнәлдерелгән иҗтимагый-агарту кампаниясе кысаларында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» бөтенроссия конкурсын үткәрә.

Конкурста хезмәтне саклау буенча белгечләр, оешмаларның хезмәтне саклау хезмәтләре җитәкчеләре, шулай ук профессиональ эшчәнлеге турыдан-туры хезмәтне саклау процессларын (процедураларны) гамәлгә ашыруга бәйле булган һәм Россия Федерациясе территориясендә үз эшчәнлекләрен алып баручы оешмаларда даими нигездә эшләүче башка һөнәр ияләре катнаша ала.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә алырга мөмкин >>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International