Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, «Челнинская газета» редакциясе ярдәме белән «Спортивное движение» Инвалидларның төбәк иҗтимагый оешмасы Яр Чаллыда спорт бәйрәме үткәрде.
«Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында оештырылган чарада «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалары катнашты. Алар ярыштылар, табышмаклар чиштеләр, биеделәр. Чара бик күңелле узды.
Барлык балалар да спорт бәйрәмендә катнаша алмадылар, чөнки кемнеңдер дәвалау процедуралары бар иде. Әмма һәр балага истәлекле бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды. Шулай ук тернәкләндерү үзәгенә спорт инвентаре да бүләк иттеләр.