ЯҢАЛЫКЛАР


14
декабрь, 2021 ел
сишәмбе

Ел саен 5 декабрьдә Халыкара иреклеләр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Пульс» волонтерлар отряды әгъзаларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

10 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре дә катнашты.

Инвалидлар декадасында Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул кабинетларның җиһазланышы, тернәкләндерү курсы узучы балаларның һәм аларның ата-аналарының яшәү шартлары белән танышты.

Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус техника һәм җиһазлар тапшыру тантанасы узды. «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды һәм «РИТЭК» ҖЧҖ мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен югары технологияле кресло-коляскалар, махсус автомобиль креслолары һәм аяклар өчен күп функцияле тренажерлар әзерләделәр.

Игелекле эшләр декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашында бәйрәм концерты узды.

Республиканың күп кенә районнарында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланды инде. Балалар Кыш Бабайга хатлар язалар һәм бәйрәм алдыннан бүләкләр көтәләр.

Укуларның максаты – укулар узган гражданнарны эш белән тәэмин итү (эшкә урнашу яки үзмәшгуль сыйфатында, шәхси эшмәкәр буларак теркәү). Операторлар 4 117 кешене укытуны һәм укытылган гражданнарның кимендә 75 % ының эшкә урнашуын тәэмин итәргә тиеш.

Баулы районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар янына бардылар.

«Яңгыр балалары» социаль проекты кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч аутистик спектр тайпылышлары булган балалар һәм аларның ата-аналары белән индивидуаль дәресләр үткәрде.

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Минзәлә шәһәренең мәдәният сарае оештырган бәйрәм концерты булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International