Зәй районында «көмеш яшьтәге» волонтерлар өчен бәйрәм узды

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Ел саен 5 декабрьдә Халыкара иреклеләр көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм уңаеннан Зәй районының «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Пульс» волонтерлар отряды әгъзаларын хөрмәтләүгә багышланган тантаналы чара узды.

Отряд 2017 елның 9 гыйнварында «Шатлык» үзәге базасында оештырылды. Шул вакыттан бирле ул авыручы өлкән яшьтәге гражданнарга, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү, агарту һәм сәламәтләндерү эшчәнлеге алып бара. «Көмеш» волонтерларның ярдәме аеруча озак вакыт карау системасын кертү белән бәйле рәвештә кирәк булды. Өлкән яшьтәге кешеләр социаль хезмәтләр алучылар арасында аңлату эшләре алып баруда актив катнаштылар, аз хәрәкәтләнүче гражданнарга барып, аларны бәйрәмнәр белән котлыйлар.

Бәйрәм көнендә «Шатлык» комплекслы үзәге волонтерлары адресына рәхмәт сүзләре әйтелде, иҗат коллективларыннан музыкаль котлаулар яңгырады. Шулай ук ярдәмчеләр лаеклы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International