10 декабрьдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов инвалидлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада Әлмәт шәһәренең «Россия эше» кадрлар үзәге белгечләре дә катнашты.
Әңгәмә барышында инвалид гражданнарны эшкә урнаштыру һәм тормыш эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре 2022 елга шәһәр һәм район эш бирүчеләре тарафыннан инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота кысаларында 108 эш урыны бүлеп биреләчәге яки булдырылачагы турында хәбәр иттеләр.
Очрашу нәтиҗәләре буенча башлык тиешле хезмәтләргә эшчәнлек юнәлешләре буенча йөкләмәләр бирде.
.jpeg)