Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Минзәлә шәһәренең мәдәният сарае оештырган бәйрәм концерты булып узды.
Өлкәннәрне котларга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нэля Бикеева, шәһәр башлыгы урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Минзәлә җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Роза Салдаева, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Татьяна Мясникова, интернат-йорт директоры Айгөл Маштакова килделәр.
Өлкәннәр бик күп уңай эмоцияләр алдылар. Алар артистларга кушылып җырладылар һәм вакытны бик яхшы үткәрделәр.