Инвалидлар декадасында Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Шәфкать» тернәкләндерү үзәгендә булды. Ул кабинетларның җиһазланышы, тернәкләндерү курсы узучы балаларның һәм аларның ата-аналарының яшәү шартлары белән танышты.
«Шәфкать» үзәге белгечләре район башлыгына мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү өчен кулланыла торган социаль хезмәтләр, методлар һәм технологияләр турында сөйләделәр. Шулай ук Сергей Димитриев ата-аналарның үзәктә алынган социаль хезмәтләр сыйфаты турында фикерләрен дә тыңлады.
Тернәкләндерү курсы узучы балаларны кунак бүләкләр белән сөендерде.