Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә махсус техника һәм җиһазлар тапшыру тантанасы узды. «ЛУКОЙЛ» Хәйрия фонды һәм «РИТЭК» ҖЧҖ мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен югары технологияле кресло-коляскалар, махсус автомобиль креслолары һәм аяклар өчен күп функцияле тренажерлар әзерләделәр. Барлык техника индивидуаль күрсәткечләр буенча сайлап алынган, һәр баланың үзенчәлекләрен һәм ихтыяҗларын исәпкә ала, аларның максималь социаль адаптациясенә ярдәм итә.
Балаларга кыйммәтле бүләкләрне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин һәм «РИТЭК» ҖЧҖ генераль директоры ярдәмчесе Фәрит Гыйззәтуллин тапшырдылар. Тантаналы чарада шулай ук Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза баш бюросының гомуми мәсьәләләр буенча җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева, РФ Социаль иминият фондының ТР буенча филиалы директоры Илнур Шәймәрданов, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Светлана Прохорова катнашты.
Яңа ел алдыннан Яр Чаллы, Алабуга, Әлмәт, Азнакай, Арча, Бөгелмә балалары бүләкләр алды.