«Өмет чаткысы» үзәгендә тәрбияләнүчеләр бәйрәм концертында артист булдылар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Игелекле эшләр декадасы кысаларында Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр катнашында бәйрәм концерты узды.

Тамашачылар алдында сәламләү сүзе белән Ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина чыгыш ясады. Ул мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр адресына җылы сүзләр әйтте.

Бер-бер артлы сәхнәгә яшь талантлар чыкты. Концертта катнашучылар җырлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Бу очрашу истәлеге итеп балаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, мондый чаралар балаларга сәхнәдә чыгыш ясау, үз талантларын күрсәтү, үз-үзеңә ышану мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International