Минзәләдә «Яңгыр балалары» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

«Яңгыр балалары» социаль проекты кысаларында Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч аутистик спектр тайпылышлары булган балалар һәм аларның ата-аналары белән индивидуаль дәресләр үткәрде.

Дәресләр сенсор бүлмәсендә төрле яклап үстерү, тактиль хисләрне, моториканы, танып-белү эшчәнлеген яхшырту өчен йомшак модуль кулланып үткәрелде. Катнашучылар аппликация ясадылар, арт-терапия элементларын кулландылар. Бу балаларны һәм өлкәннәрне борчудан арындырырга, тынычлык һәм гармония хисе тудырырга ярдәм итте. Шулай ук киеренкелекне бетерү һәм кан әйләнешен торгызу өчен матрас-массажер кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International