«Шәфкать» үзәге белгечләре өй шартларында балалар өчен бәйрәм оештырдылар

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Баулы районында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар янына бардылар.

Барлык балалар да үзәктә оештырылган чараларга йөри алмый, әмма «Өйдә бәйрәм» технологиясе мөмкинлекләре чикле кешеләрнең тормышын матуррак һәм төрлерәк итүгә юнәлтелгән. Шаян эльф һәм зирәк аю балаларга яхшы кәеф, мәзәкләр, татлы бүләкләр алып килделәр.

Социаль әһәмиятле чараны үткәрүдә шәхси эшмәкәр Ильяс Әкрәм улы Яһудин ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International